hәм оештыручылар турында Әлеге олимпиаданың биремнәре Уткән олимпиаданың нәтиҗәләре Уткән олимпиадаларның архивы Оештыручыларга хат яз Узеңнең фикерең белән кунак китабында бүлеш
Интернеттагы ресурска ялгану РУС   ТАТ

«Абага чәчәге» олимпиадасы -V.
Бишенче сезон!!!
2004-2005 уку елы

"Алтын җирдән табыла,
белем - китаптан"

Халык мәкаленнән

    Балтач район хакимиятенең мәгариф бүлеге “Хезмәт” газетасы белән берлектә сәләтле укучылар өчен фән-техника һәм төгәл фәннәр буенча олимпиаданың быелгы, ягъни 4 нче сезоны ачылганлыгын хәбәр итә.


Сәләтлеләр өчен юл ачык!

    Районыбыз мәктәпләренең физика, химия, биология, астрономия, информатика кебек төгәл фәннәр белән кызыксынучы, дәрес материалыннан тыш өстәмә мәгълүматларны үзлегеннән тупларга омтылучы укучылар өчен “Абага чәчәге”нең белем сарае ишекләрен быел да ачып җибәрәбез.
     Ел саен май аенда олимпиадабызның тырыш дуслары йомгаклау турына җыелалар. Үткән уку елы йомгаклары буенча безнең олимпиадада 131 укучы катнашты. Шуларның 47се финалга чыгып призлар алдылар. Чепья мәкәбе командасы иң көчле булып, аларның 9 укучысы, Борбаш мәктәбеннән 5 укучы, Урта Көшкәт һәм Куныр мәктәпләреннән 3әр укчы төрле призлар алдылар.
    Район хакимияте, “Хезмәт” газетасы редакциясе, район мәгариф бүлеге һәм район яшьләр оешмасы сәләтле укучылар өчен “Абага чәчәге” олимпиадасын үткәрүне хуплап баралар, олимпиада үткәрү өчен шартлар тудыралар һәм укучыларны кызыксындырып призлар бирүне оештыралар. Рәхмәт аларга!
    Олимпиада быел да 8,9,10,11 класслар өчен аерым-аерым барлыгы 4 турда үткәрелә. Сораулар газета битләрендә биреләчәк. Олимпиаданы үткәрү буенча тулырак мәгълүматлар һәм укучылар җавапларына анализлар һәм сорауларга җавапларның тулы вариантлары дискетларда мәктәпләргә җибәрелә. Укучылар тарафыннан беренче тур җаваплары редакция адресына яки район мәгариф бүлегенә 20 ноябрьгә кадәр җибәрелергә тиеш. Җавапларны җибәргәндә мәгълүматларны нинди чыганаклардан туплавыгыз, укытучылардан һәм әти-әниләрдән кемнәрнең ярдәм итүе турында язарга онытмагыз. Уңышлар юлдаш булсын Сезгә!

===============================
=======================
==================
Оештыручы:
Түнтәр мәктәбенең физикa Һәм информатикa укытучысы
Рәфхәт Шәкүр улы Зарипов .

(лицензия ...)
Сайт переезжает на новый ресурс, и меняет администратора, просим посетить! WWW.ABAGA.H16.RU
hәм оештыручылар турында Әлеге олимпиаданың биремнәре Уткән олимпиаданың нәтиҗәләре Уткән олимпиадаларның архивы Оештыручыларга хат яз

РТ Балтаси 2003-2005 (C)ФАГ.
Бу сайт интернетта http://ABAGA2000.narod.ru исеме астында урнаштырылган
Cайт авторы: ФАЙЗРАХМАНОВ АЛМАЗ ГИЛФАНОВИЧ
ЗВЁЗДЫ
ТАТНЕТА
 
Hosted by uCoz
Hosted by uCoz